Мы в социальных сетях

 ТАССРның Яр Чаллы шәһәрендә 1973 елның 14 декабрендә туган.

Кама политехника институтын (1996 ел), М.П.Мусоргский исемендәге Тверь музыка училищесын (2003 ел), Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (2012 ел) тәмамлаган.

                                                                      Хезмәт юлы:

05.08.1996 -19.11.1996

«КАМАЗ» ААҖ Фәнни-техник үзәге автомобильләрне комплектлау идарәсе трансмиссияләр бүлегенең тапшыру һәм тоташтыру тартмалары конструкторлык бюросы инженер-конструкторы

20.01.1997 -05.01.1998

РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү (5489 нчы хәрби часть)

06.01.1998 -25.08.2001

Яр Чаллы шәһәре 5 нче балалар музыка мәктәбенең гитара классы укытучысы

16.11.2001 -01.03.2004

Тверь шәһәре 27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең музыка укытучысы

05.03.2004 -31.12.2004

Кобленц шәһәренең (Германия) Гитара академиясендә стажировка

10.01.2005 -04.09.2009

Яр Чаллы шәһәре 5 нче балалар музыка мәктәбенең гитара классы укытучысы

05.09.2009 -07.05.2019

Яр Чаллы шәһәре 5 нче балалар музыка мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

08.05.2019 -25.08.2019

Яр Чаллы шәһәре 5 нче балалар музыка мәктәбенең директор вазыйфаларын башкаручы

26.08.2019 –хәзерге вакытка кадәр

Яр Чаллы шәһәре 5 нче балалар музыка мәктәбе директоры

Бүләкләре:

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы (2009 ел), Яр Чаллы шәһәре Хакименең Рәхмәт хаты (2010 ел), Яр Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасы (2013 ел), Яр Чаллы шәһәре мәгариф учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең Мактау тактасына керү (2017 ел).

Гаиләле. Кызы бар.

dimagit@rambler.ru
39-59-76